ResearchBib Share Your Research, Maximize Your Social Impacts
Sign for Notice Everyday Sign up >> Login

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫННАН БЕРЕНЧЕ РОМАН ЯЗУЧЫ ЯКУБ ЗӘНКИЕВ: ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ

Journal: ULUSLARARASI TÜRK LEHÇE ARAŞTIRMALARI DERGİSİ (TÜRKLAD) International Journal Of Turkic Dialects Research Международный Журнал Исследований Тюркских Наречий (Vol.1, No. 1)

Publication Date:

Authors : ;

Page : 39-47

Keywords : Татар Әдәбияты Тарихы; Милли Әдәбият; Якуб Зәнкиев; Әдәбиятта Дөнья Сурәте; Халык Тарихы.;

Source : Downloadexternal Find it from : Google Scholarexternal

Abstract

Мәкалә себер җирлегендә яшәп иҗат итүче прозаик, “Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт” романнары авторы Якуб Зәнкиевның тууына 100 уңаеннан язылды. Әлеге хезмәттә язучының тормышы һәм әдәбиятка килү юлы өйрәнелә. Прозаның олы жанрында язылган үзенчәлекле әсәрләрендә себер татарларының ХХ гасырның беренче яртысындагы тормышы Русия тарихында булган катлаулы вакыйгалар кысасында, аның бер өлеше буларак тәкъдим ителә. Әсәрләрендә себердә яшәүче татар халкының гореф- гадәтләре, психологик портреты, яшәешенең мораль-этик кануннары, әйләнә-тирәгә, аеруча табигатькә үзгә мөнәсәбәте сюжет үзәгендә тора. Халык иҗаты җәүһәрләре, төбәкнең бай тарихы һәм шәхесләре, кабатланмас мифологиясе романнарында дөнья сурәтен баетып киләләр. Аерым географик җирлектә язылып, шушы төбәк әдәбиятына гына хас булган уникаль сыйфатлар белән характерланган әсәрләр гомуммилли әдәби мирасның кабатланмас, үзенчәлекле бер өлеше буларак бәяләнә. Иҗатының бүгенге көндә өйрәнелү дәрәҗәсе ачыклана.

Last modified: 2018-01-04 18:55:08